Пост канала
- видео
‼️ Баланы Интернетта ничек сакларга? 💢 Агымдагы елның беренче алты аенда гына да Русиядә Интернет‑җинаятьчеләрдән 6 меңгә якын бала зыян күргән. Гади генә дөрес сүзләр белән балагызга Интернетның куркыныч тудыруы турында сөйләгез. Үз мисалыгызда нинди сайтлар һәм кушымталар хәвефсез, ә кайсыларыннан сак булу яхшырак икәнен күрсәтегез. Әгәр социаль челтәрләрдә нәрсәдер сагайта икән, балагыз аралашуны шунда ук туктатсын Агымдагы елның беренче алты аенда гына да Русиядә Интернет‑җинаятьчеләрдән 6 меңгә якын бала зыян күргән. Мәсәлән, Стәрлетамакта яшәүче 16 яшьлек кыз мошенникларга ярдәм иткәнен сизми дә калган. Тегеләр чәчәкләргә ташлама вәгъдә иткәннәр, ә аннары полиция хезмәткәрләре булып кыздан аның әнисе картасы мәгълүматларын һәм смс кодларын алдаганнар — һәм банк картасы исәбеннән 140 мең сум урлаганнар Балагыз белән бергәләп Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Беловадан киберхәвефсезлек буенча видео дәресләр карагыз. Беренче чыгарылышта мошенниклар, куркыныч челленджлар, вербовка һәм зыянлы контент турында Бу видеоны якыннарыгыз белән уртаклашыгыз — бу балаларны сакларга ярдәм итәчәк! 👉 Кызыл таң: сайт | ВК | ОК | MAX
Открыть в MAX- Просмотры
- 520
- ER
- 1,0%
- Реакции
- 5