Пост канала
- фото
📌 1 сентябрьдән Русиядә нәрсә үзгәрә? 💳 Санлы сум кулланылышка кертелә 🪙 Криптовалюта сатып алырга теләүче физик затларга тест узарга кирәк булачак. Квалификациясе булмаган инвесторлар өчен бер арадашчы аша лимит 300 мең сум тәшкил итәчәк 👨👩👧👦 Ике яки аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр икенче яки аннан соңгы бала туганда яки уллыкка алынганда 1,5 елга кадәр ипотека каникуллары ала алачак 📱 Башка төбәккә күчкәндә дә кәрәзле телефон номерын саклап калырга мөмкин булачак 💼 Эштән тыш эш вакытының чикләре 120дән 240 сәгатькә кадәр артачак. Өч яшькә кадәр баласы булган хатын-кызларга эшкә урнашканда сынау срогы билгеләү тыела 🏥 МРТ тикшерүен хәзер дәвалаучы табиб юлламасыннан башка да узарга мөмкин булачак 🎒 Мәктәп укучыларына дәрестә кәрәзле телефон куллану тулысынча тыела. Беренче сыйныф укучыларына өй эше бирелмәячәк. Мәктәпләрдә тәртип өчен билге куюны сынап карау башлана 🚭 Тәмәке, вейп һәм никотинлы башка продукцияне тукталышларда сату тыела 🎰 «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша комарлы (азартные игры) уеннарга үз-үзеңә тыю куярга мөмкин 👉 Кызыл таң: сайт | ВК | ОК | MAX
Открыть в MAX- Просмотры
- 523
- ER
- 1,1%
- Реакции
- 6