Пост канала
- фото
😍Ташкабактан кәтлитләр Кәтлитләрне ясау өчен зур булмаган 2 ташкабак, 1 суган, 2 йомырка, 100-150 грамм сыр, 4 аш кашыгы он, яшел тәмләткечләр, 1 тырнак сарымсак, кара борыч, тоз, кыздырыр өчен үсемлек мае кирәк була. 💯Ташкабак яшь булырга тиеш. Аларны чистартып эре угычтан чыгарабыз. Аңа шулай ук угычтан чыгарылган суган кушарга. 💯Яшелчәләргә уылган сыр, вак итеп туралган петрушка, бик вак итеп туралган сарымсак салып бутыйбыз. Яшелчәләргә йомыркаларны сытабыз. Тоз, борыч, он салып, “камыр” ясыйбыз. Ул сыек булырга тиеш түгел. Шуңа да онны күбрәк салырга да мөмкин. 🥰Кәтлитләрне кашык белән салып, яхшы кыздырылган табада майда кыздырабыз. ❤️Тәмле булсын! Чыганак: Тәмле киңәшләр
Открыть в MAX- Просмотры
- 628
- ER
- 1,9%
- Реакции
- 12