Пост канала
- фото
❤️Яшь каласыгыз киләме? Биш гадәттән арыныгыз. 🍭Татлы ашаудан туктагыз. Һичьюгы чикләгез. Шикәр иң беренче чиратта тирегә начар йогынты ясый, картайта. Шикәрдән алынган глюкоза майга әйләнә. 💦Кайнар су белән дә юынмагыз. Кайнар судан тире кибә, сусызлана, җыерчыклар барлыкка килә. Нәтиҗәдән вакытыннан алда картая башларга мөмкин. Ә менә салкынча су шешенүне дә бетерергә ярдәм итә. 🌙Төн уртасына кадәр йокламыйсызмы? Бу гадәттән дә арыныгыз. Йокы туймау — тән, тире картаюның төп сәбәбе. Кичке 23 белән иртәнге 4 сәгать арасында һичшиксез йокларга кирәк. Бу вакыттагы йокы — матурлык йокысы. 🛌Бит белән мендәргә капланып йокламагыз! “Йокы җыерчыклары” барлыкка килмәсен өчен. Иң яхшысы — аркага ятып йоклау. 📺Телевизор карауны чикләгез. Австралия галимнәре бер сәгать телевизор янында утыруның гомерне 22 минутка кыскартуын исбатлаган. Компьютер, смартфоннар янында озак утыру да иртә картаюга китерә икән.
Открыть в MAX- Просмотры
- 663
- ER
- 1,2%
- Реакции
- 8