Пост канала
- фото
🌦️ Башкортстанда җылы көннәрне бераз көтәргә туры киләчәк Соңгы көннәрдә республикада һава торышы көзне хәтерләтә: тышта болытлы, яңгырлы һәм салкынча. Әмма синоптиклар әйтүенчә, җылылык озак көттермәс 🌧️ 17 августта төнлә һава температурасы +4...+9 градус тирәсендә булачак. Көндез бераз җылырак — +14...+19 градуска кадәр күтәреләчәк. Кыска вакытлы яңгырлар, кайбер урыннарда яшен көтелә. Республикабызның көньяк-көнчыгышында явым-төшемнәр әллә ни күп булмаячак. 💨 Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә исәчәк ☀️ 18 августта исә җылыта башлый: көндез һава температурасы +21 градуска кадәр күтәреләчәк 👉 Кызыл таң: сайт | ВК | ОК | MAX
Открыть в MAX- Просмотры
- 618
- ER
- 1,0%
- Реакции
- 6