Перейти к содержимому

Пост канала

Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
  1. фото

    😱Башкортстанда “ГАЗель" трассада пошины бәрдергән. Дүртөйле районында Дүртөйле - Нефтекама юлының 25нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. «Газель» тәгәрмәчләре астына дүрт яшьлек ата поши эләккән. 😢Хайван һәлак булган, йөртүче зыян күрмәгән. Башкортстанның Экология министрлыгы мәгълүматлары буенча, аучылык ресурсларына китерелгән зыян 80 мең сум тәшкил иткән. ❗️Ведомствода машина йөртүчеләргә урман аша уза торган юлларда аеруча игътибарлы булырга кирәклеген искәртәләр. Монда кыргый хайваннар кинәт машина юлына чыгарга мөмкин.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    648
    ER
    1,1%
    Реакции
    7