Перейти к содержимому

Пост канала

Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
  1. фото

    ⚡️Башкортстан табиблары бала зурлык шешләрне юк иткән ✅Стәрлетамакның 1нче дәүләт клиник дәваханәсендә табиблар ике катлаулы операция ясаган. Гадәти булмаган очраклар турында Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. ✅91 яшьлек пациент дәваханәгә диаметры 23 сантиметр булган зур киста белән мөрәҗәгать иткән. Аның эчендә 12 литрга якын сыеклык җыелган. Организмга зыян китермәс өчен, табиблар сыеклыкны акрынлап, кечкенә өлешләр белән чыгарганнар. Шуннан соң хирурглар кистаның тышчасын алганнар. ✅46 яшьлек хатын-кызның аналыгында табиблар гаять зур миома тапкан. Аның диаметры 32 сантиметрга, ә авырлыгы 4 килограммга җиткән. Бу яман шеш түгел, әмма күрше органнарга зур басым ясаган. ✅Ике операция дә уңышлы үткән. Алар пациенткаларның сәламәтлегенә җитди куркыныч тудырган шешләрне алырга һәм мөмкин булган катлаулануларны булдырмаска мөмкинлек биргән.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    644
    ER
    1,7%
    Реакции
    11