Пост канала
- видео
👍Август Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле артистлары өчен үзенчәлекле ай булган. Коллективның берьюлы өч пары мөһим вакыйганы билгеләгән — икесе ЗАГСта гаилә коруларын теркәсә, берсе никах укыткан. ✅Беренче яшь пар — Айгөл Вахитова һәм Илһам Идрисов. Аларның сөю тарихы Рудольф Нуреев исемендәге хореография колледжында ук башланган. ✅Икенче пар — Миләүшә Аеткулова һәм Морадым Әлибаев. Аларның туйлары Сибайда узган, анда йөзгә якын кунак килгән. ✅Өченче мәхәббәт тарихы - Илдар Ваһапов һәм Рузилә Гыймрановада. Яшьләр «Байык» конкурсында танышканнар, ә соңрак аларны уртак эш — бию берләштерә алган. 💥Хәзер Гаскәров ансамблендә 11 пар эшли. Артистлар әйтүенчә, сәхнәдә яраткан кешең янында булганда, бию чыгыш кына түгел, ә сүзсез чын сөйләшүгә әверелә.
Открыть в MAX- Просмотры
- 630
- ER
- 1,6%
- Реакции
- 10