Перейти к содержимому

Пост канала

Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
  1. видео

    🔍 Фактчек: Радий Хәбиров Уфада тоткарлаулар турында сөйләмәгән — бу дипфейк Социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров имештер Уфада тоткарлаулар һәм аларның мобилизация белән бәйле булмавы турында сөйләгән видео тарала ❗️ Бу видео — дипфейк. Андагы мәгълүмат дөрес түгел. Уфада бернинди тоткарлаулар юк, документларны күпләп тикшерү дә үткәрелми Фейк видео нигезендә Радий Хәбировның 2026 елның 2 маенда рәсми битендә чыккан чын видеомөрәҗәгате ята. Ул вакытта республика Башлыгы Ишембай районында Хәтер һәм хөрмәт көнендә булган. Ул зиратларга өстәмә автобуслар җибәрү, чүп-чар чыгару һәм өмәләр турында сөйләгән, шулай ук якыннарының каберләренә үзе дә барырга җыенуын әйткән Фейк авторлары оригиналь видеога нейрочелтәр ярдәмендә ясалган ясалма тавыш өстәгән. Ялган видеоны берничә билге буенча танырга мөмкин: тавыш тембры Хәбировның чын тавышына туры килми, сөйләмдә табигый паузалар һәм эмоциональ басым юк, ә иреннәр хәрәкәте әйтелгән сүзләргә туры килми ⚠️ Мобилизация белән бәйле ялган хәбәрләр социаль челтәрләрдә моңа кадәр дә таралган. Схемалар үзгәрә, әмма максат бер — кешеләрдә рәсми мәгълүматка карата шик уяту һәм паника тарату. Якыннарыгызга тикшерелмәгән хәбәрләрне җибәрмәгез. Мәгълүматны һәрвакыт рәсми чыганаклар белән чагыштырыгыз. 👉 Кызыл таң:  сайт |  ВК | ОК | MAX

    Открыть в MAX
    Просмотры
    644
    ER
    0,5%
    Реакции
    3