Пост канала
- ссылка
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә: "Киев режимы үзенең кешелексез җинаятьләрен туктатмый. Бүген кардәш Татарстанның Түбән Кама шәһәре пилотсыз очкычларның һөҗүменә дучар булды. Кызганычка каршы, корбаннар бар. Бөтен республика исеменнән һәлак булучыларның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашам. Зыян күрүчеләргә көч һәм тизрәк савыгу телим. Башкортстан сезнең белән һәм теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзер". Һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне Русия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко шәхси контроленә алган. Бу хакта министр ярдәмчесе хәбәр итте. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 12 кеше һәлак булган, 39 кеше зыян күргән. 👉 Кызыл таң: сайт | ВК | ОК | MAX
Открыть в MAX- Просмотры
- 620
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 5