Пост канала
- видео
🚔 Бер тәүлектә Башкортстанда 61 исерек йөртүче тоткарланган ЮХХИДИ хезмәткәрләре узган тәүлектә республика юлларында 1250 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагын ачыклаган ❗ Алар арасында 61 исерек йөртүче тоткарланган. Шуларның өчесе моңа кадәр дә исерек килеш руль артына утырганы өчен җаваплылыкка тартылган булган. Хәзер аларга җинаять җаваплылыгы яный Моннан тыш: ▪️ 40 очракта балаларны йөртү кагыйдәләре бозылган; ▪️ 45 йөртүче каршы як полосага чыккан; ▪️ 6 кеше суд карары белән йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш автомобиль белән идарә иткән 🚨 Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның факты турында төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгының кайнар линиясе телефоны аша хәбәр итәргә була: 8(347) 279-32-92 яки Телеграмм мессенджерында GIBDDRB_02bot 👉 Кызыл таң: сайт | ВК | ОК | MAX
Открыть в MAX- Просмотры
- 582
- ER
- 0,3%
- Реакции
- 2