Пост канала
❗️Башкортстан территориясендә "Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы" режимы гамәлдән чыгарылды. Шулай ук Уфа аэропортында һава судноларын кабул итү һәм чыгаруга вакытлыча чикләүләр алынды. Русия Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, бүген иртән Башкортстан һәм күрше Татарстан күгендә самолет тибындагы 12 БПЛА бәреп төшерелгән. Уфада дроннарның берсе Дим районындагы төзелеп килүче йортка килеп тигән. Ул башня кранына тиеп, түбәгә төшкән, нәтиҗәдә янгын чыккан. 🚒 Вакыйга урынында барлык ашыгыч хезмәтләр эшли. ❗ Рәсми мәгълүмат буенча, һәлак булучылар да, зыян күрүчеләр дә юк.
Открыть в MAX- Просмотры
- 557
- ER
- 0,5%
- Реакции
- 3