Перейти к содержимому

Пост канала

КҮҢЕЛ РАДИОСЫ | РАДИО КУНЕЛ
  1. видео

    🍃Бүгенге «МАРШРУТ: АВЫЛ» тапшыруы безне Зәй районының Югары Мәлем авылына алып килде. Бу авылда кулларыннан гөл тама торган, чигү остасы, курчаклар ясаучы һәм шигырьләр иҗат итүче, күпкырлы талант иясе Разыя Рамазанова-Налимская яши. Аның йорты да, бакчасы да әкияти дөньяны хәтерләтә . Әйдәгез, бергәләп аның иҗат дөньясына күз салыйк.‌ Разыя апа Рамазанова-Налимская күп балалы гаиләдә туып үсә. Биш туган арасында ул иң олысы. Аның осталыгы әнисеннән килә. Әниләре дә күз явын алырлык итеп, мендәр тышларын, сөлгәләр чиккән. Разыя апа үзе дә өч кызын бирнә әзерләп кияүгә биргән. Мендәр тышлары, алъяпкычлар, килен сөлгеләре сорап Разыя апага һәрдаим килеп торалар. Кул җылысы иңгән әйберләрнең беркайчан да модасы чыкмый, ди ул .‌ Соңгы вакытта ул курчаклар ясау белән дә мавыга. Төрле милләт вәкилләре итеп киендергән курчакларын һәркем сокланып карый. Разыя апа буш вакытында кул эшләре белән мәшгуль булу өстенә, кулына каләм алып, күңелендә туган хис-кичерешләрен шигырь юлларына сала . Югары Мәлем авылыннан Разыя Рамазанова - Налимская — гади чигү остасы гына түгел. Ул — гаилә мирасын саклаучы, балаларга тарих тәрбиясе бирүче. Аның эшләре яшь буынга калдырасы иң кыйммәтле бүләге! «МАРШРУТ: АВЫЛ» тапшыруы безне тагын да яңа авылларга, яңа кешеләргә алып барачак. Безнең белән булыгыз!💚

    Смотреть в MAXОткрыть в MAX
    Просмотры
    684
    ER
    2,2%
    Реакции
    15