Пост канала
- фото, видео
Кышын иреннәр тиресе аеруча тиз корый һәм ярыла, чөнки аның катламы бик нечкә һәм май бизләре аз. «Гүзәлләрнең гүзәле» тапшыруында бу турыда сөйләштек💋 Әйдәгез, салкында иреннәрне саклауның төп ысулларын искә төшерик: 1. Гигиена: Урамга чыгар алдыннан 20–30 минут элек махсус бальзам (гигиеник помада) сыларга кирәк. Ул эчендә D витамины, пантенол яки ланолин булса яхшы. 2. Скраб: Атнага 1–2 тапкыр иреннәрне йомшак скраб белән чистартырга, аннары крем сыларга. 3. Маскалар: Бал, каймак яки сөттән йомшак маска ясау иреннәрне тергыза. 4. Җылылык: Бик кайнар ризык һәм эчемлекләр иреннәрнең нечкә катламын зарарларга мөмкин.
Открыть в MAX- Просмотры
- 479
- ER
- 1,3%
- Реакции
- 6