Пост канала
Мәчти-Наратлы авылында әрвахлар рухына дога кылу өчен мәчет куелды Мәчти-Наратлы авылында яшәгәннәрне һәм биредән чыккан авылдашларны искә алып, әрвахлар рухына дога кылу өчен мәчет куелды. Авылга кайтучылар һәм бу якларга килүчеләр теләгән вакытта бирегә тукталып, дога кыла ала. Мәчетнең барлыкка килүе — авыл тарихы һәм аның кешеләре белән бәйле изге башлангычларның берсе. Мәчти-Наратлыдан чыккан, төрле елларда шушы җирлектә яшәгән кешеләрнең хәтерен саклау, алар рухына дога кылу өчен мондый урын булдыру күпләр өчен кирәкле гамәл. Мәчти авылындагы больницада тирә-як авыллардан бик күп кешеләр дөньяга аваз салган. Шуңа күрә бу урынның янәшә-тирә авыллар өчен дә үзенчәлекле тарихи әһәмияте бар. Тулырак: https://vk.ru/wall-31077111_80130
Открыть в MAX- Просмотры
- 1 028
- ER
- 1,0%
- Реакции
- 10