Перейти к содержимому

Пост канала

Актаныш-информ
  1. Иске Байсарда Данияр Гарипов истәлегенә мемориаль такта ачылды 26 сентябрьдә Иске Байсар авылында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Данияр Фәндүс улы Гарипов (26.09.1990–30.12.2024) истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Чарада Әфганстан, Чечня һәм махсус хәрби операция ветераннары, авылдашлар, мәрхүмнең якыннары катнашты. Район исеменнән Актаныш муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов чыгыш ясады. Ул Даниярның батырлыгын һәм аның исемен киләчәк буыннар хәтерендә саклауның мөһимлеген билгеләп үтте. — Бөек Ватан сугышы ветераннарын бүген дә хәтерлибез. Еллар узса да, без махсус хәрби операциядә башларын салган егетләребезне дә онытырга тиеш түгел. Аларның исемнәрен, батырлыгын киләчәк буыннарга җиткерү — безнең төп бурычыбыз, — диде ул.Тулырак: http://aktanysh-rt.ru/news/batyrlar-dany-mgelek/iske-baisarda-daniiar-garipov-istalegena-memorial-takta-acyldy

    Открыть в MAX
    Просмотры
    1 229
    ER
    0,7%
    Реакции
    8