Перейти к содержимому

Пост канала

Актаныш-информ
  1. фото

    Сәйдә Рахманова: «Балалар белән эшләргә кирәк» Актаныш мөслимәләр берлеге җитәкчесе Сәйдә Рахманова район мәчетләре каршында алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясады һәм алдагы чор өчен төп юнәлешләрне билгеләде. Бүген Актаныш районы Җәмигъ мәчетендә узган киңәшмәдә 2025–2026 елда башкарылган эшләр каралды. Сәйдә Рахманова сүзләренчә, чараның максаты — узган чорга нәтиҗә ясау белән бергә, алдагы эшләргә яңа максатлар билгеләү. Мөслимәләр берлегенең төп эш юнәлешләренең берсе — хатын-кызларга һәм кызларга дини тәрбия, дини гыйлем бирү. Узган ел 34 мәчеттә шундый дәресләр оештырылып, 360 хатын-кыз һәм кыз белем алган. Шул ук вакытта кайбер авыл мәчетләрендә дини белем бирүне оештыру өчен мөгаллимәләр табу бурычы тора. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/preview/saida-raxmanova-balalar-belan-eslarga-kirak

    Открыть в MAX
    Просмотры
    1 081
    ER
    0,4%
    Реакции
    4