Пост канала
- фото
Истә калырлык сәяхәт бүләк иткәннәре өчен рәхмәт Актаныш районы инвалидлар оешмасы әгъзалары өчен оештырылган сәяхәт күңелләрдә җылы хатирәләр калдырды. Аның рәисе Әлфис Шәйхелмәрдәнов һәм ярдәмчесе Нурия тырышлыгы белән мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз киләчәк шәһәре Иннополиска, тарихи һәйкәлләрнең берсе булган Свияжскка барып, күп яңалыклар күреп, матур тәэсирләр белән кайттылар. Барлык сәяхәттә катнашучылар исеменнән оештыручыларга Лилия Вәлиева олы рәхмәтләрен белдерә: Иннополисның заманча архитектурасы, яңа технологияләр белән бәйле үзенчәлекләре сокландырса, Свияжскның тарихы бөтенләй башка хисләр уятты. Без күп нәрсә белдек, тарихи урыннарны күрдек, экскурсоводның кызыклы чыгышларын тыңладык. Теплоходта йөзү дә сәяхәтнең матур мизгелләренең берсе булды. Иң мөһиме, юл дәвамында барыбыз да бергә булдык. Аралаштык, җырладык, көлдек, бергәләп чәйләп алдык. Күптән күрешмәгән танышлар белән аралашу, яңа дуслар табу да күңелгә җылылык өстәде. Әлфис һәм Нурия! Сезгә бик зур рәхмәт! Безнең өчен шундый матур чара оештырганыгыз, безгә онытылмаслык эмоцияләр бүләк иткәнегез өчен рәхмәт. Күп нәрсә белдек, тарихи урыннар күрдек, Казанның зурлыгына сокландык. Бергә җырладык, аралаштык, көлдек. Минем өчен аеруча мөһиме — сез юл буе ярдәм итеп тордыгыз. Коляска белән йөргәндә дә игътибарыгызны кызганмадыгыз, беркайда да ялгыз калдырмадыгыз. Үзебезне һәрвакыт кирәкле һәм кадерле итеп тойдык. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/itimagyi-oesmalarda/ista-kalyrlyk-saiaxat-bulak-itkannare-ocen-raxmat
Открыть в MAX- Просмотры
- 906
- ER
- 1,2%
- Реакции
- 11