Перейти к содержимому

Пост канала

Актаныш-информ
  1. фото

    Истәлекле сәяхәт күңелләргә матур хатирәләр өстәде Актаныш районы инвалидлар оешмасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен мавыктыргыч экскурсия оештырды. Бер төркем апа-абыйлар һәм яшьләр Татарстанның күренекле урыннары белән танышып, күңелле сәяхәттән күтәренке кәеф белән әйләнеп кайтты. Сәяхәтне оештыруның төп максаты — сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә яңа тәэсирләр бүләк итү, аралашу мөмкинлеге тудыру һәм туган республикабызның матур, тарихи урыннарын күрсәтү. Экскурсия маршруты берничә истәлекле урынны үз эченә алган. Сәяхәтчеләр башта Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә булдылар. Шәһәрнең үзенчәлекле урыннарын күреп, аның заманча архитектурасы һәм бай тарихы белән таныштылар. Аннан соң төркем Иннополис шәһәренә юл тотты. Заманча технологияләр һәм инновацияләр үзәгенә әверелгән шәһәрдә кунаклар яңа тәэсирләр алды, аның үзенчәлекле мохитын күреп сокланды. Сәяхәтнең иң истәлекле өлешләренең берсе борынгы Свияжск шәһәренә иде. Тарихы берничә гасырга сузылган бу уникаль утрау-шәһәр үзенең борынгы архитектурасы, тарихи корылмалары һәм үзенчәлекле табигате белән экскурсиядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/itimagyi-oesmalarda/istalekle-saiaxat-kunellarga-matur-xatiralar-ostade

    Открыть в MAX
    Просмотры
    1 043
    ER
    0,8%
    Реакции
    8