Перейти к содержимому

Пост канала

Актаныш-информ
  1. фото

    Татар Ямалысында һәр сайлаучыга игътибар зур 649 нчы сайлау участогында тавыш бирергә килгән һәркемне мәдәният хезмәткәрләре җылы йөз белән каршы ала. Татар Ямалысы авыл җирлегендә сайлау көне күтәренке кәефтә уза. Бирегә тавыш бирергә килгән кешеләрне мәдәният хезмәткәрләре матур җырлар белән каршы ала. Сайлау участогы урнашкан мәдәният йорты каршында чәй өстәле әзерләнгән, халык өчен коймак пешерелә, Агыйделдән тотылган балык четер-четер кызып тора. Җыр-биюләр дә сайлау көне мохитын тагын да җанландыра. Без участокка килгәндә, сайлаучыларны клуб мөдире Айсылу Нургалиева һәм аның тормыш иптәше парлап җырлап каршы алды. 649 нчы сайлау участогы комиссиясе рәисе Тәзкирә Варина сүзләренчә, авыл халкы сайлауларда актив катнаша. — Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау бара. Авылыбыз халкы бик актив, Аллага шөкер. Минем фикеремчә, һәр кеше сайлауларда үз фикерен белдереп, үз тавышын бирергә тиеш. Киләчәктә илләребез имин һәм тыныч булсын, махсус хәрби операцияләр тизрәк тукталсын, анда кемнеңдер әтисе, абыйсы, баласы, улы исән-имин, сәламәт булып, туган якларына әйләнеп кайтсын иде. Югарыда утыручыларга да мәрхәмәт-шәфкать телим. Илләребез тынычланып, иминлек булсын иде, — диде ул.Участоктагы исемлектә барлыгы 480 сайлаучы исәпләнә. Бүгенге сәгатькә аларның 230ы үз тавышын биргән. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/bu-mim/tatar-iamalysynda-har-sailaucyga-igietibar-zur

    Открыть в MAX
    Просмотры
    1 133
    ER
    1,0%
    Реакции
    11