Пост канала
Юл кагыйдәләрен театр аша өйрәнәбез Актаныш районының 7 нче «Алтынчәч» балалар бакчасында Чаллы шәһәреннән килгән «Калейдоскоп» театры артистлары балалар өчен юл иминлегенә багышланган мавыктыргыч тамаша күрсәтте. Театр аша бирелгән кызыклы биремнәр һәм уеннар ярдәмендә нәниләр юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, бергәләп файдалы һәм күңелле вакыт үткәрделәр. Очрашуда ГБУ «БДД» бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова да катнашты. Ул балалар белән юлдагы куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде, шулай ук яктылык кайтаргыч элементлар таратты. Балалар бакчасы җитәкчелеге һәм тәрбияләнүчеләр исеменнән кунакларга, оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерелде. Юл йөрү кагыйдәләрен беләбез, өйрәнәбез һәм үтибез!
Открыть в MAX- Просмотры
- 979
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 8