Пост канала
- фото
🏃♀️🏃♂️ Кечкенә йөгерешчеләр зур стартка чыкты! Бүген Баян Дәүләтов исемендәге стадионда «Татарстан кроссы» узды. Ярышта район үзәгендәге балалар бакчаларыннан 85 бала катнашты! 👏👧 2022 елда туган һәм кечерәк балалар — 60 метрга, 👦 2021 елда туган һәм аннан өлкәнрәкләр — 100 метрга йөгерде. Балаларның йөгерү тизлеге генә түгел, күтәренке кәефләре дә сөенечле хисләр уятты. 😊🏅Спортка беренче адымнар — балачактан! Кечкенә җиңүләр зур уңышларга юл ачсын! 💪 ✨Әлеге җиңел атлетика ярышы ГТО нормативларын тапшыру да булып тора. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/sport/keckena-iogerescelar-zur-startka-cykty
Открыть в MAX- Просмотры
- 981
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 8