Перейти к содержимому

Пост канала

Актаныш-информ
  1. фото

    📰 «Актаныш таңнары» газетасының 2026 елның 21 август, №32 саны дөнья күрде! Яңа санда район тормышының мөһим вакыйгалары, мәгариф, яшьләр һәм мәдәният яңалыклары урын алды. 🏭 Актанышта җитештерү мәйданы — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченконың районга эш визиты турында. 🕯️ Хәтер тактасы – йөрәкләрдәге мәңгелек яра — махсус хәрби операциядә һәлак булган Рушан Таҗетдинов истәлегенә хәтер тактасы куелуы хакында. 📚 Газетаның 6-7 нче битләре мәгариф тармагына һәм укытучыларның август киңәшмәсенә багышланган. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова белән әңгәмә дә тәкъдим ителә. 🏕️ «Бүләк»тә балалар өчен күңелле көннәр дәвам итә — дүртенче сменада 135 бала ял итә. 🏍️ «Төнге бүреләр» белән очрашу — «Яшьлек» яшьләр үзәгендә байкерлар белән узган кызыклы очрашу. 🎭 Аниматорның эше җиңелме? — балалар өчен бәйрәмнәр оештыручы Гөлназ Газизова хезмәте турында. 📌 Котлаулар, игъланнар, реклама һәм рәхмәт хатлары — газетаның 12 нче битендә. «Актаныш таңнары»н укыгыз, район яңалыкларыннан хәбәрдар булыгыз!

    Открыть в MAX
    Просмотры
    1 005
    ER
    0,4%
    Реакции
    4