Пост канала
🚦 Светофорның күңелле утлары 🌸 6 август көнне 1нче санлы Актаныш урта мәктәбенең мәктәп яны лагерында балалар өчен «Светофорның күңелле утлары» дип исемләнгән танып-белү сәгате узды. 🚦 Чараның төп максаты — балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту иде. 👩🏻🤡 Мальвина һәм клоун Клёпа катнашындагы чарада балалар әкият геройларының нинди транспортта йөрүен ачыкладылар, табышмакларга җавап бирделәр. «Светофорның утлары», «Светофорны җый», «Ашыгыч ярдәм машинасы», «Яшел ут кабынды — машина кузгалды» кебек эстафета һәм күңелле уеннарда катнаштылар. 💫 Уеннар аша балалар светофорның төсләре нәрсәне аңлатуын һәм юл хәрәкәте сигналларының әһәмиятен тагын бер кат искә төшерделәр. ☀️ Күңелле һәм файдалы чара балаларга юлларда игътибарлы һәм сак булуның мөһимлеген тагын бер кат аңлатты.
Открыть в MAX- Просмотры
- 1 158
- ER
- 0,6%
- Реакции
- 7