Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. видео

    Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Әтиләр көне белән котлады 18 октябрьдә Россиядә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, әти булу — гаилә һәм җәмгыять алдындагы аерым җаваплылык. Әтиләр балалар тәрбияләүдә, гаилә учагын саклауда, яшь буынга тормыш кыйммәтләрен җиткерүдә мөһим роль уйный. Алар шулай ук Ватанны саклау һәм илнең киләчәген кайгырту кебек җаваплы бурычларны үтиләр. Әтиләр көне — әтиләргә хезмәтләре, кайгыртулары һәм гаиләгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерү мөмкинлеге.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 179
    ER
    0,8%
    Реакции
    27