Пост канала
Аңламыйм күршеләрне Аңлый алмыйм күршеләрне: Төн буе йокламыйлар, Бездәй тыныч кешеләрне Бернигә чутламыйлар. Астагылар түшәм кага, Өстәгеләр - торбага. Мәҗбүр булам дөбер-шатыр Тавышларын тыңларга. Бер як күршем ишек шакый, Икенчесе - ыстина. Ни булган бу күршеләргә? - Сәгать төнге өч тула! Йоклап ятсам, төшләремне Бүлгән булырлар иде. Миндәге диваналыкны Белгән булырлар иде. Ничек итеп үч алырга, Җайларын табыр идем. Фатир саен бәреп кереп, Җаннарын алыр идем. Күршеләр кыланмышына Чак кына түзеп торам... Ярый әле йоклап ятмыйм, Гармун уйнап утырам. (Исхак Фәйзи)
Открыть в MAX- Просмотры
- 3 530
- ER
- 3,5%
- Реакции
- 122