Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. «Россия пенсионерлары берлеге» Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстан буенча төбәк бүлеге рәисе Любовь Мишина: — Республиканың районнарында да «Өченче яшь университеты» эшли хәзер. Пенсионерлар компьютер белемнәренә, инглиз, гарәп һәм татар телләренә өйрәнәләр, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Замана пенсионерлары — актив халык. Волонтерлар булып та ярдәм итәбез, үзебез дә спартакиадалар үткәрәбез. Өйдә диванда ятарга кирәкми, хәрәкәттә булу зарур. Мин көн саен 12 мең адым хәрәкәт ясыйм. Безнең армиягә кушылыгыз! Пенсиягә чыккач, тормыш башлана гына әле.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    2 964
    ER
    0,3%
    Реакции
    9