Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. фото

    «Алгы сызыктагы сугышчыларга, тылда аларның гаиләләренә, шулай ук безнең мактаулы шәһәрләребезгә – Лисичанск һәм Рубежноега ярдәм итү ихлас теләге бүген массакүләм хәрәкәткә әверелде. Меңнәрчә битараф булмаган гражданнар фронтка гуманитар ярдәм җибәрә. Гомуми эшкә муниципалитетлар, депутатлык берләшмәләре, предприятиеләр, бизнес-җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешмалар зур өлеш кертә», – диде Татарстан Рәисе. Рөстәм Миңнеханов барлык битараф булмаган татарстанлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Юлламада Татарстан егетләренең хәрби хезмәттә күрсәткән батырлыгы да билгеләп үтелде. Республикадан 19 кеше Россия Герое исеменә лаек булган. Агымдагы елның июлендә Ватанны саклау буенча хәрби хәрәкәтләрдә күрсәтелгән массакүләм каһарманлык һәм батырлык өчен, Россия Президенты Владимир Путин указы белән Татарстанда оештырылган 430нчы мотоукчылар полкына «Гвардия» дигән мактаулы исем бирелде. Татарстан Рәисе республикадагы милләтара татулыкка да басым ясады. Бүген Татарстанда 175 милләт вәкиле яши. «Безнең төп бурыч – милли телләрне, традицияләрне, культурабызны саклау», – диде Рөстәм Миңнеханов. Республика җитәкчесе сүзләренчә, Татарстанның көче – аның бердәмлегендә, төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара хөрмәтендә. Бу кыйммәтләрне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру республика өчен мөһим юнәлеш булып тора Дилбәр Гарифуллина

    Открыть в MAX
    Просмотры
    2 902
    ER
    0,6%
    Реакции
    18