Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. Көн көнләшә миннән: Йөзең нигә, Нурлырак, ди, хәтта Кояштан?! Жавап кайтарамын: Билләһи, дим, Күңел кояш белән охшашкан. Төн көнләшә миннән: Шәүләң, әнә, Иң чибәрне кочып югала! Җавап кайтарамын: Билләһи, дим, Һәрчак мәхәббәттән көч алам. Йолдызлар да миннән көнләшәләр, Ай, Кояшны якын күргәнгә. Җавап кайтарамын: Билләһи, дим, Якын якынрак һәрхәлдә. Чулманым да еш көнләшеп дәшә: – Дулкыннар, дип, үлеп китәсең! Җавап кайтарамын: Билләһи, дим, Дулкын – рухым, ни хәл итәсең? Сандугачлар кайчак көнләшәләр: – Безне уздырырга телисең? Җавап кайтарамын: Билләһи, дим, Җаным моңлы булгач, нишлим соң? Кычытканнар кайчак көнләшәләр, Әремнәргә башым игәнгә. Җавап кайтарамын: Билләһи, дим, Туган туфрак тәме килгәнгә! Көнләшәләр, кайчак көнләшәләр, Дус-туганнар, читләр көнләшә. Читен булыр иде дөньялары, Үз бәһасен кеше белмәсә! Җавап кайтарамын кайтаваздай: – Билләһидер серле һәр халәт! Көнләштереп яшик дөньяларын – Миннән сезгә изге әманәт! Вазыйх Фатыйхов

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 332
    ER
    2,2%
    Реакции
    74