Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. фото

    Кышка гөмбәле солянка Солянка әзерләү өчен кирәк булачак: 1,5 кг кәбестә, 1 кг гөмбә, 150 гр томат пастасы, 100 гр суган, 4 дәфнә яфрагы, үсемлек мае, 35 мл аш серкәсе, 25 гр шикәр комы. Иң башта кәбестәне нәзек итеп озынчалап турарга, аннан кәбестә өстенә аш серкәсе, май, су катнашмасын салып, 30 минут пешерергә кирәк. Шулай ук томат пастасын аз гына күләмдә су белән кушып, кәбестәгә кушып бутарга. Шулай ук тоз, дәфнә яфрагын, шикәр комын да салырга онытмагыз. Тагын 15 минут пешерәбез. Гөмбәне яхшылап берничә тапкыр юыгыз. Аннан 20 минут пешерегез. Суынганнан соң уртача зурлыкта итеп турагыз. Гөмбәне суган белән кыздырабыз. Гөмбә алтынсу төскә кергәч, кәбестә белән кушып, тагын 5-10 минут пешерәбез. Солянканы кайнар килеш банкаларга тутырабыз.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    2 942
    ER
    0,4%
    Реакции
    12