Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. фото, видео

    Республика яңа медиа фестивалендә «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Илсөя Садыйкова журналистикада шәхси брендның әһәмияте турында чыгыш ясады. 📲 «Татмедиа» оештырган Республика яңа медиа фестивале быел «Камский бриз» телефестивале белән берләштерелде. Чара Түбән Кама шәһәренең 60 еллыгына багышланган. Конкурска Татарстанның төрле районнарыннан 196 катнашучыдан 288 эш килгән. Фестивальнең сайлап алу этабын узган катнашучылар өчен өч көнлек практикумнар һәм мастер-класслар оештырыла. Чарада медиа өлкәсенең тәҗрибәле белгечләре чыгыш ясый. Бүгенге спикерлар арасында «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Илсөя Мансур кызы Садыйкова да булды. Ул заманча журналист өчен шәхси брендның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде. Журналистның үз стиле, аудитория белән ышанычлы мөнәсәбәте һәм медиада танылган йөзе — бүгенге мәгълүмат киңлегендә аеруча әһәмиятле факторлар. Социаль челтәрләр һәм яңа медиа форматлары исә авторларга үз аудиториясен булдыру һәм аның белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бирә. 🎤 «Яңа медиа»да технологияләр генә түгел, журналистның шәхесе дә мөһим. Үз тавышыңны һәм үз укучыңны табу — бүгенге журналистиканың мөһим бурычларының берсе.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 235
    ER
    0,5%
    Реакции
    17