Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. 👨‍👩‍👧‍👦 ТАТАРСТАНДА КҮПБАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ҖИР КИШӘРЛЕГЕ УРЫНЫНА БИРЕЛӘ ТОРГАН АКЧАЛАТА ТҮЛӘҮ КҮЛӘМЕ АРТТЫРЫЛДЫ 💰 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга бер мәртәбә түләнә торган акчалата түләү күләмен арттыру турында карар кабул итте, дип яза республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы. 💵 Түләү күләме 200 000 сумнан 234 321 сумга кадәр арткан. Моннан тыш, бу сумманы ел саен индексацияләү механизмы кертелде. 📈 Хисап 1 февральдән, «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы федераль закон нигезендә, федераль хөкүмәт билгеләгән коэффициенттан чыгып индексацияләнәчәк. 📊 2026 елның 16 сентябренә: 🔹 72 610 гариза бирүче җир кишәрлекләрен алу исемлекләренә кертелгән; 🔹 63 246 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган; 🔹 57 875 җир кишәрлеге уртак өлеш милкенә бирелгән. 🏡 Акча түләү җир бирүгә альтернатива булып тора һәм мөрәҗәгать итү тәртибендә гамәлгә ашырыла.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 395
    ER
    0,4%
    Реакции
    14