Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. фото

    Көзге тылсым (Әбиләр чуагы) Көзләр килде, җылы тылсым җәеп, Яфраклардан үрде алтын келәм. Күк йөзендә оча көмеш җепләр, Гүя безне бәйли үткән белән. Атлыйм шулай хәтирәләр буйлап, Һәр яфракта - балачакның эзе. Әбиләрнең йомшак догасыдай, Җылыта бу көзге кояш безне. Бу соңгы наз - кыш алдыннан бүләк, Кыска гына, җәй сыман бер мизгел. Үтеп китәр, тик күңелдә калыр Көмеш җептәй якты, тирән эзләр… Фларида Мәхмүтова

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 846
    ER
    1,5%
    Реакции
    56