Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. 🌿 БҮЛМӘ ГӨЛЛӘРЕН НИЧЕК ТӘРБИЯЛӘРГӘ? 🪴🌸 Бүлмә гөлләрен тиешенчә тәрбияләгәндә дә аларга корткычлар һөҗүм итәргә мөмкин. 🐛 Шуңа да гөлләрнең һәр яфрагын караштырып торырга, корткычлар күренә башлауга чарасын күрергә кирәк. ⚠️ Беркайчан да химик препаратлар кулланырга ашыкмагыз. Нык зыян күргән өлешләрне кисеп алыгыз. ✂️🌱Корткычлардан котылу өчен түбәндәге рецептлардан файдаланырга мөмкин. 👇 🧅 Суган төнәтмәсе Суган кабыгы өстенә кайнар су агызып, тәүлек буе тотыгыз. Бу төнәтмә үлән бетенә профилактика ясау өчен файдалы. 🍊 Цитрус төнәтмәсе 100 грамм кипкән цитрус кабыгы өстенә 1 литр су салып, өч тәүлеккә караңгы урынга куегыз. 🌿 Атна дәвамында көненә 3-4 тапкыр гөлне төнәтмә белән коендырырга кирәк. 💚 Гөлләрегезне корткычлардан саклагыз, ә гөлләрегез өегезгә матурлык һәм ямь бирсен! 🪴🌸

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 494
    ER
    0,9%
    Реакции
    33