Пост канала
Гомер үткән саен күңелемне, Үзенә тартып торганга күрә. Ерак еллар офыгында калган, Туган нигез төшләремә керә. Табагачын тоткан әниемне, Юксынуга түзмәгәнгә күрә. Балан бәлеше тәме сеңгән, Мичле йорт төшләремә керә. Миллек исләренә рәхәт оеп, Әллә өнемдә утырганга күрә. Әтием төтен таратып яккан, Кара мунча төшләремә керә. Ялан тәпи баскан эзләрем, Искә төшеп йөдәткәнгә күрә. Яшел бәбкә үләннәре үскән, Ишек алды төшләремә керә. Үсмер чакның моңсу ядкәре, Хәтердә гел яңарганга күрә. Сагыш уты кабызып күңелдә, Капка төбе төшләремә керә. Туган йортның җылылыгын, Югалтасы килмәгәнгә күрә. Төбен яран гөлләре бизәгән, Тәрәзәләре төшләремә керә. Роза Гильфанова
Открыть в MAX- Просмотры
- 3 967
- ER
- 1,9%
- Реакции
- 74