Пост канала
- фото
🌤️ Сентябрь ахыры Татарстанда җылы булачак Татарстанда сентябрь ахырында һава температурасы климат нормасыннан сизелерлек югары булачак. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 21 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр республикада уртача һава температурасы климатик нормадан якынча 5 градуска югарырак булыр дип көтелә. 🌡️ Бу чорда Татарстан буенча уртача температура +14,6°, ә Казанда +15,1° тәшкил итәчәк. Шулай итеп, сентябрьнең соңгы көннәрендә республикада гадәттәгедән җылырак һава торышы көтелә. 🍂☀️
Открыть в MAX- Просмотры
- 3 629
- ER
- 1,1%
- Реакции
- 41