Пост канала
- видео
🚔 Казан юлларында юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы 2026 елның 21 сентябренә булган мәгълүматларга караганда, быел Казан юлларында 835 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 28 кеше һәлак булган, 997 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Аеруча борчу тудырган күрсәткечләрнең берсе — җәяүлеләр катнашындагы аварияләр. Барлыгы 267 очракта җәяүлеләрне бәрдерү теркәлгән. Нәтиҗәдә 9 җәяүле һәлак булган, 266 кеше җәрәхәтләнгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, җәяүлеләрне бәрдерү очраклары 30га күбрәк булган. Шулай ук һәлак булучылар саны 4 кешегә, ә җәрәхәтләнгән җәяүлеләр саны 11 кешегә күбрәк булган. ⚠️ Юлдагы һәр секунд мөһим. 🚔 Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез! 🙏 Үзегезне һәм башкаларны саклагыз! 🚸 Җәяүлеләргә юл бирегез, тизлек режимын саклагыз!
Открыть в MAX- Просмотры
- 3 421
- ER
- 0,3%
- Реакции
- 10