Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. фото

    Әйдәгез әле бүген гөмбә белән кәтлит әзерлик. Иң беренче итеп гөмбәне юабыз, турыйбыз, суган, тоз, борыч, салып, әкрен утта томалап пешерәбез. Бу эштә ашыгырга ярамый-пешәр-пешмәс булмасын. Итне һәм суганны иттарткычтан чыгарып, суда я сөттә чылатып ак ипи өстәргә кирәк. Фаршка шулай ук тоз, борыч салып, 1 йомырка сарысы өстәргә. Әгәр фаршны формалаштыру авыр икән, 1-2 аш кашыгы манный ярмасы өстәгез. Фаршны порцияләргә бүлгәлибез дә, эчлек салып, кәтлит ясыйбыз. Майда, әйләндереп, әзер булганчы, кыздырабыз. Ашларыгыз тәмле булсын, өстәлләрегез мул булсын! Миннән рецепт-сездән лайк Гөмбә дигәннән-кибеттән алган шампиньон да, үзегез урманда җыйган майлы гөмбә, төп гөмбәсе (опята) да ярый. Лия Мардегаллямова блогыннан

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 470
    ER
    1,0%
    Реакции
    34