Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. фото

    Бүген сәгать кичке 20.00дә сайлау участоклары ябылганнан соң, иң мөһим һәм җаваплы эш башлана. Тавышларны санау күзәтүчеләр катнашында узачак, алар якынча 14 мең. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп узганча, илнең халыкара күзәтүчеләре бүген Биектау һәм Арча муниципаль районнарына барырга теләк белдергән. «Алар сайлау участокларында тавыш бирүнең ничек баруын карады. Кисәтүләр булмады», — диде ул. Тавыш бирүнең өч көнендә кайнар линиягә 400 шалтырату кабул ителгән, сайлаучылар барлык сорауларына да җавап алганнар. Андрей Кондратьев сәгать 20:00 дә сайлау участокларының ябылачагын да искәртте, шуннан сайлау участокларында тавышларны санау процессы башланачак.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    2 975
    ER
    0,3%
    Реакции
    10