Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. фото

    Зәй районында сайлаучыларны тәмле коймаклар белән каршы алганнар Зәй районының Куш Елга авылындагы 1479нчы сайлау участогында сайлауга килүчеләрне тәмле коймаклар белән сыйлаганнар. Коймакларны авыл мәдәният йорты директоры Зөлфия Мизхәт кызы Имаметдинова пешергән. Ул быел гына әлеге вазифага эшкә алынган. Кыска вакыт эчендә авылның мәдәни тормышына актив кушылып, төрле чаралар оештырырга да өлгергән. Зөлфия Мизхәтовна — ачык йөзле, ярдәмчел, олы җанлы ханым. Ул кешеләр белән тиз уртак тел таба белә. Аш-суга да бик оста: бәлеш, чәк-чәк, коймак кебек милли ризыкларны тәмле итеп әзерли. Гаиләсе дә аның өчен зур терәк. Ире Дамир белән алар өч бала үстерәләр, Әмир исемле оныклары да үсеп килә. Зөлфия Мизхәтовна авылдагы волонтерлык эшләрендә дә актив катнаша. Ул үзе әзерләгән тәм-томнар белән якташларын сыйлап кына калмый, ә волонтерлар белән бергә үргән маскировка челтәрләрен Зәй шәһәрендә урнашкан «Заинск с Вами» цехына тапшыруда да ярдәм итә. «Эшләреңдә зурдан-зур уңышлар көтсен үзеңне. Саулык-сәламәтлек телибез!» — дип изге теләкләрен җиткерә волонтер Гүзәл Мөнәвир кызы.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 092
    ER
    0,9%
    Реакции
    28