Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. видео

    102 яшьлек Фәһимә апа сайлауда тавыш биргән Кукмара районы Бучирмә авылында яшәүче 102 яшьлек Фәһимә Зәйнәгиева Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашкан. Фәһимә апаның яшен исәпкә алып, 1684нче сайлау участогы хезмәткәрләре тавыш бирү өчен аның өенә килгән. Фәһимә апа кунакларны күтәренке кәеф белән каршы алган һәм йөрәк теләкләрен җиткергән. — Илдә һәрвакыт тынычлык һәм иминлек, гаиләләрдә татулык булсын. Киләчәгебез якты, тормышыбыз тыныч булсын, — дигән ул. 102 яшьтә дә сайлау хокукыннан файдаланган Фәһимә апаның изге теләкләре күпләрнең күңеленә хуш килгән. 🎥 Кукмара информ

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 504
    ER
    1,9%
    Реакции
    65