Пост канала
- фото
Моңарчы хәбәр итүебезчә, «Гаилә белән сайлыйбыз!» фотоконкурсы кысаларында өч Sollers ST8 автомобиленең беренчесенә Татарстанның Питрәч районыннан Гөлфия Абдуллова ия булды. — Телевизор экранында безнең гаилә фоторәсеме килеп чыккач, телсез калдык, үзебезгә-үзебез ышанмадык. Безнең күңелләрдә шатлык-сөнеч өермәсе хәзер. Гаиләбездә 2 бала үстерәбез, ирем машина йөртүче, ә минем таныклыгым юк, әлегә укырга исәпләмим дә. Гаражыбыз бар, тик ул мондый зур машина сыярлык түгел, яңа гараж төзергә туры килә инде, — диде Гөлфия Абдуллова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә видеоэлемтәгә чыгып.
Открыть в MAX- Просмотры
- 3 399
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 28