Пост канала
- фото
Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибының оештыру-методик эш буенча урынбасары Рөстәм Фәхертдинов: - Тәһарәт алына торган урыннарда биологик актив нокталар урнашкан. Тәһарәт алган вакытта без су ярдәмендә аларны эшкә җигәбез. Кулларны юу төрле инфекцияләрдән саклый, бигрәк тә эчәклек инфекциясе таралуга юл куймый. Грипп эпидемиясе чорында табиблар борынны гел чайкап торырга куша. Бу да вируслы инфекцияләргә каршы профилактика булып тора. Тамакны чайкап, авыз куышлыгында җыелган бактерия һәм микроблардан арынабыз. Намазның үзенә килгәндә, әлеге гыйбадәт умыртка баганасы өчен файдалы. Буыннар хәрәкәт ярата. Көненә биш тапкыр намаз укыган кеше физик күнегүләр дә ясый булып чыга. Димәк, ул – остеоартрозны булдырмау чарасы да. Намазын даими укыган кешенең кан әйләнеше әйбәтләнә, шул рәвешле, йөрәк мускулындагы канның әйләнеп йөрүе дә яхшыра. Шунысын да әйтергә кирәк: намаз вакытлары кеше организмындагы кан әйләнеше яңарган сәгатьләргә туры килә. Сәҗдәгә китүнең дә үзенә бер хикмәте бар. Башны аска игәндә, баш миенә кан килү яхшыра. Баш мие күзәнәкләре тукланып торгач, намаз укучыларда склероз бик сирәк күзәтелә. Рөкуг һәм сәҗдәгә киткәндә, кан тамырлары кысыла һәм киңәя, бу да алар өчен бер күнегү булып тора.
Открыть в MAX- Просмотры
- 3 263
- ER
- 1,5%
- Реакции
- 48