Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. Муенга җил бәрсә, нишләргә? Язгы чорда муенга җил бәрү – еш күзәтелә торган күренеш. Авыртудан котылу өчен түбәндәге компрессларның файдасы тими калмас. Керән тамырын угычның эре тешләре аша чыгарып, шуңа 2-3 аш кашыгы үсемлек мае кушарга кирәк. Марляга салынган шушы катнашманы авырткан урынга целлофан пакет яки шарф ярдәмендә бәйләп куеп, 20 минут ятып торасы. Икенче ысул өчен исә бал кирәк булачак. 2 аш кашыгы балны кайнап торган су өстендә җылытып, шуны авырткан урынга сөртергә кирәк. Өстенә целлофан пакет куеп, бер сәгать шарф бәйләп торсагыз, муеныгыздагы авыртудан җилләр исәр.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 458
    ER
    0,6%
    Реакции
    22