Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. Таулар хәлен таулар гына аңлар, Аңлый алмас аны үзәнлек. Гүзәлллеге үзәк өзәрлек шул, Фаҗигасе йөрәк өзәрлек. Гүзәллеген генә күрер үзән. Бер сокланып карар, бер көнләп. Меңъеллыклар белән яши таулар, Үзәнлекләр яши бер көнләп. Таулар холкын таулар гына аңлар. Аһ тәкаббер, дияр үзәнлек. Янып торган вулкан булсын җанда Һәм көч булсын шуңа түзәрлек! Һәм күкләргә омтылган хыял, Һәм туфракны үпкән чынбарлык! Күңелләрнең төптән тетрәүләре... Мәгърур җаннар гына чыдарлык. Таулар холкын таулар гына аңлар. Эчтән тетрәр, Ләкин аһ ормас. Тетрәнгәннәр саен аһлар орса, Үзән булыр иде, тау булмас! Илсөяр Иксанова

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 924
    ER
    2,3%
    Реакции
    91