Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. видео

    Яңа арена( рухы) бирешмәде... Кичә "Ак барс" кунакта Түбән Новгород өлкәсенең "Торпедо" хоккей командасына каршы уйнады. Матч өр яңа "табадан гына төшкән" "VOLGA арена"да ( аренага 12064 кеше сыя - Россиядәге иң зур боз сарае) узды. Матч безнең файдага башланып китте. Казан командасы уенчысы - Дмитрий Кателевский 3 минут узуга кертеп куйды. Шул алкадан соң, " Ак барс " сүрәнәйде, уенга җиңел карый башлады, шуның аркасында "Торпедо" аларны 2 алка белән җәзалады. Озакламый 3че алкада безнең капкага керде. 3 периодка "Ак барс" камбэк ясау теләге белән чыкты. Тырыштылар, безгә күптән түгел генә "Торпедо" дан күчкән уенчы - Егор Соколов үзенең элекке командасына алка кертте исәп 3:2 булды. Ахырда безнекеләр камбэк ясадылар, исәп 3:3 булды. Тик, сөенеч озакка бармады. Хөкемдар шул арада видеокабатлау карап алканы исәпкә алмаска дигән, карар чыгарды. 40 секундта исәп үзгәрмәде. "Торпедо" командасы яңа аренада, беренче уенда уңышка иреште. Алкаларны «Ак барс» командасыннан: Дмитрий Кателевский һәм Егор Соколов керттеләр. "Торпедо" дан исә: Даниил Сероух, Игорь Гераськин һәм Владимир Ткачев. Дөресен генә әйткәндә, капкачыбыз Тимур Билялов капкада яхшы торды, ә болай исәп 5:2 дә бетәргә мөмкин иде. Тәҗрибәле уенчылар да, "бала-чага" ялгышлыклары эшләделәр. "Ак барс" киләсе уенын кунакта, 16 сентябрь Уфа шәһәренең " Салават Юлаев" ына каршы үткәрәчәк. Уен 17:00 башлана. Бу җаваплы уен - "Яшел дерби". Искәндәр Зиннуров әзерләде

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 077
    ER
    0,6%
    Реакции
    18