Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. фото

    Алтын көзләр Сары төсен кызыллатып тирә-юньгә, Көзләр яга көннәренә ялкын төсләр. Юлларына кипкән яфрак коя - коя, Салмак кына атлый бүген алтын көзләр. Ашыкмыйча, салмак кына атлый көзләр... Табигатьне манып саргылт - кызылларга -- Ул әйтерсең утын йоткан учакларның, Ялкыннары күчкән сыман яфракларга. Бәллүр чыклы тамчы чәчеп таңнарына, Сарылдырып томаннарын кичләренә, "Ялкыннарын" тарата ул җилләренә, Көзге моңын - яңгырларның эчләренә. Моңнарында яна сыман көзге төсләр. Хәтерләргә сызып, өстәп яңа эзләр... Күңелләргә бүләк итеп хис - тойгылар, Салмак кына атлый бүген алтын көзләр. Раушания Сафина

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 642
    ER
    1,6%
    Реакции
    57