Пост канала
- видео
Җырчы Марат Галимов үзенең туганы һәлак булуы турында хәбәр итте. Аның һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз 🙏 *** 6 сентябрьдә Кабардино-Балкариянең Безенги тарлавыгында Мижирги тавыннан кар-боз массасы төшеп, 33 альпинисттан торган төркемне басып киткән. Рәсми мәгълүматларга караганда, 12 кеше һәлак булган, тагын 5 кешенең язмышы әлегә билгесез. Алты кеше төрле җәрәхәтләр белән хастаханәләргә озатылган, 10 кеше мөстәкыйль рәвештә куркыныч зонадан чыга алган. Эзләү-коткару эшләре дәвам итә. Һәлак булучылар арасында Росгвардия хезмәткәрләре дә бар, дип хәбәр итте Росгвардиянең матбугат хезмәте.
Открыть в MAX- Просмотры
- 4 486
- ER
- 2,6%
- Реакции
- 118