Пост канала
- фото
Кәбестә пирогына телеңне йотарлык эчлек Кәбестә пирогының тәме күп очракта эчлегеннән тора. Әлеге эчлекне әзерләүнең сере — кәбестәне артык йомшартмау. Кирәк булачак: 1 уртача баш кәбестә; 3–4 йомырка; 2–3 аш кашыгы үсемлек мае; 1 чәй кашыгы шикәр комы; тоз — тәменчә; сөт — кәбестәне тушить итәрлек күләмдә; ак май — пирог эченә салу өчен. Әзерләү тәртибе: Кәбестәне нечкә итеп турап, әз генә тоз сибәбез һәм кул белән җиңелчә уабыз. Майлы табага салып, бераз кыздырып алабыз. Кәбестәгә аз гына шикәр комы өстибез — ул эчлеккә үзенчәлекле тәм һәм матур төс бирә. Аннары сөт салып, кәбестәне йомшарганчы тушить итәбез. Әмма нык изелеп китмәскә тиеш: кәбестә бераз кетердәп торса, эчлек тагын да тәмлерәк була. Кәбестә әзер булгач, табада калган артык сыеклыкны бетерү өчен, аңа тугланган 3–4 йомырка салабыз. Яхшылап болгатып, йомырка пешкәнче утта тотабыз да сүндерәбез. Йомырка кәбестәдән чыккан барлык сокны үзенә сеңдереп алачак. Әзер эчлекне тулысынча суытабыз. Аннары пирог камыры өстенә салабыз, ә эчлек арасына һәм өстенә ак май кисәкләре тезеп чыгабыз. Шул рәвешле әзерләнгән кәбестә эчлеге белән пирог йомшак, сусыл һәм хуш исле килеп чыга. Бер кисәген ашап карагач, икенчесенә кул сузмыйча түзеп булмый!
Открыть в MAX- Просмотры
- 4 066
- ER
- 1,6%
- Реакции
- 66