Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. ссылка

    Иреннәрем кипте, дигән чакта, Су бирүчең булсын яныңда. Юатучың булсын, күз яшьләрең Битләреңне юган чагында. Бергә искә алыр кешең булсын Юләр яшьлегеңнең көннәрен. Шуган юрганыңны өсләреңә Ябучың да булсын төннәрен. Авырап киткән чакта, маңгаеңа Булсын учын куеп караучың; Градусникны алып куеныңнан, Күзлек киеп, градус санаучың... Капка төпләрендә утырганда, Калтыратса җилнең кичкесе, Иңнәреңә, өсләреннән салып, Булсын бишмәт каплар кешесе. Юкә балы белән мәтрүшкәле Чәйне булсын ясап бирүчең. Хәлләреңнең ничек икәнлеген Күзләреңнән булсын күрүчең. Иреннәрең ябышып кипкән чакта, Су бирүчең булсын яныңда... Күп кирәкми, тик янәшә булсын - Җылы биреп торсын җаныңа... Ирина Хәмидуллина Шәһри Казан макста

    Открыть в MAX
    Просмотры
    4 761
    ER
    2,9%
    Реакции
    136